Татарстан кулланучылар җәмгыяте быел халыкка 20 млн сумлык орлыкны бушка таратачак
Тиздән республика авылларына бушлай чәчүлек материаллары кайтачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан кулланучылар җәмгыятенең гомум мәсьәләләр буенча идарә рәисе урынбасары Ренат Бикбов хәбәр итте.
“Халыкка орлык тарату программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2016 елдан бирле яшәп килә. Былтыр бу максатларга республика бюджетыннан 10 млн сум акча бүленгән иде. Ел саен бәяләр арту сәбәпле, хат язып, 20 млн сум сорадык һәм Рөстәм Миңнеханов быелгы бакча сезонына шул сумманы раслады. Бюджет арткач, орлык күләме дә артты, билгеле. Быел 33 тонна суган орлыгы алырга ниятләп торабыз, кишер һәм кызыл чөгендер орлыгының күләмен дә 1 тоннага җиткердек. Шулай ук май аенда Татарстанда үскән кәбестә рассадалары да таратачакбыз, – диде урынбасар.
Орлыклар кемнәргә һәм кайчан таратылачак? Дәүләттән бу орлыкларны алу өчен нишләргә кирәк? Бу һәм башка сорауларга җавапны Ренат Бикбов Интертатның туры эфирда чыга торган “Күзгә-сүз” тапшыруында сөйләде.