Түбән Камада Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр ишегалды җыештыручыга ярдәм итәргә чыкты
Түбән Каманың Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр кышкы өмәгә чыккан. Алар ишегалды җыештыручыларга ярдәм итә. Хатын-кызлар урамдагы бозны ватты, кар көрәде. Ярты сәгатьтә подъезд тирәсе ялт итте.
Юллар чиста. Подъезд янында гына бераз кар кала. Күршеләр арасында синеке, минеке төшенчәсе юк. Алар әйләнә-тирәне бергәләп җыештыра. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Төзүчеләр бистәсендә яшәүчеләр сөйләвенчә, берникадәр вакыт алар йортында ишегалды җыештыручы булмаган. Алар аптырап тормаган, кулларына көрәк-себерке алган.
Моннан тыш, эш коралы һәр подъездда бар, шуңа күрә теләгән кеше буш вакытта тротуарларны чистарта ала.