Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Муса Җәлил Мәскәүдә» дигән лекция була
25 февральдә 16.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге китапханәсендә «Муса Җәлил Мәскәүдә» дигән лекция була. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тарихчы, педагогика фәннәре кандидаты, «Татарский мир» газетасының баш мөхәррир урынбасары Марат Сәфәровның лекциясе шагыйрьнең иҗат дөньясы белән таныштырачак.
Биредә Муса Җәлилнең укучылары истәлекләре һәм архив фотолары нигезендә шагыйрьнең Мәскәүдәге тормышы, аның сугышка кадәрге иҗат биографиясе һәм Мәскәү адреслары географиясе турында сөйләячәкләр.
«Февраль – Муса Җәлилнең туган ае. Шагыйрь гомеренең шактый өлешен Мәскәүдә үткәргән, Ямашев исемендәге Татар эшчеләр клубында эшләгән. Редактор, әдәби түгәрәк җитәкчесе, 1930 елларда Мәскәүдәге татар яшьләренең күп кенә вәкилләре өчен остаз һәм дус булган Җәлил җәмгыять һәм шәһәр тарихында калды», диелә бу хәбәрдә.