Казан федераль университеты 8,5 млн сумга җиңел автомобиль алырга җыена
Казан федераль университеты 8,5 млн сумга арендага җиңел автомобиль алырга планлаштыра. Сатып алу турындагы мәгълүмат ZakazRF порталында чыкты.
Югары уку йорты автотранспортны өч елга лизингка алырга ниятли. Гомуми таләпләрдә «транспорт чарасы яңа булырга тиеш» диелгән. Билгеләп үтелгәнчә, автомобиль 2022-2023 елгы, 5 пассажир сыйдырышлы, тулы приводлы двигательнең егәрлеге 248 ат көче булырга тиеш. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Сәүдә 28 февральдә узачак. Документлар буенча, килешү имзалаганнан алып, машинаны 30 көн дәвамында бирергә кирәк.