Мәгариф министрлыгы ата-аналарны «Мөһим темага сөйләшүләр»гә җәлеп итәргә тели
Россия Мәгариф министрлыгында ата-аналар өчен «Мөһим темага сөйләшүләр» дигән дәресләр үткәрергә карар кылынган. Бу хакта ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов Педагогик белем бирүне үстерү ассоциациясе идарәсе утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Без «Мөһим темага сөйләшүләр» ата-аналар өчен дә булсын дигән карар кабул иттек. <...> Бу чыннан да кызыклы булсын өчен, без хәзер аның форматы турында фикер алышабыз, ата-аналарга да кызык — мондый системалы эш», - диде министр.
Ата-аналарның «Мөһим темага сөйләшүләр»дә ничек катнашачакларын Кравцов төгәл әйтмәгән.
Дәүләт Думасында «Мөһим темага сөйләшүләр» форматында мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары оештырырга тәкъдим иткәннәр иде.
- «Мөһим темага сөйләшүләр» («Разговоры о важном») - сыйныф сәгатьләренең яңа форматы, ул 1-11 нче сыйныф укучылары өчен билгеләнгән. Идея авторлары фикеренчә, алар балаларга патриотизм, әхлаклылык һәм гражданлык тәрбиясе үсешендә ярдәм итәргә тиеш. Беренче дәрес Россиянең барлык мәктәпләрендә 2022 елның сентябрендә үтте. Россия Президенты Владимир Путин да Калининградка сәфәре вакытында мәктәпләрнең берсендә шундый дәрес үткәрде.