Мәгариф министрлыгы укытучыларны яклау турында закон проекты әзерли
Мәгариф министры Сергей Кравцов ведомствода укытучыларны яклау турында закон проекты әзерләнүен хәбәр итте. Документның педагогик эшчәнлектә кайсы аспектларны җайга салачагы аңлатылмый.
«Бу елның төп бурычларының берсе – укытучыларны яклау турындагы закон кабул итү. <...> Хәзер без шундый закон проекты әзерлибез», – дип яза ТАСС Кравцов сүзләрен.
Элегрәк ул Россия законнарында укытучының «аерым статусы»н беркетү планнары турында хәбәр иткән иде, статус укытучыларны хокукка каршы төрле гамәлләрдән саклаячак.
Исегезгә төшерәбез, бүген Кравцов ата-аналар өчен «Мөһим темага сөйләшүләр» дәресләре турында игълан итте. Хәзер мәктәпләрдә мондый дәресләр укучылар өчен генә үткәрелә, аларга ата-аналарны кайчан чакыра башлаячаклары турында ачыклык кертелмәде.