Бишкек шəһəрендə Муса Жəлилнең 117 еллыгы уңаеннан истәлек кичəсе үткəрделәр
![Бишкек шəһəрендə Муса Жəлилнең 117 еллыгы уңаеннан истәлек кичəсе үткəрделәр](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/2/21/9c431191d6a19248d18e46591a0b996f.jpeg)
Казан Федераль Университетының Бишкек шəһəрендəге Каюм Насыйри үзəге һәм «Туган тел» оешмасы 19 февраль көнне татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы батыры Муса Жəлилнең 117 еллыгы уңаеннан истәлек кичəсен үткəрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичəне Каюм Насыйри үзəгенең татар теле укытучысы Нурия Шарафутдинова алып барды. Килгəн кунакларны «Туган тел» оешмасы житəкчесе Гөлсинә Үльмаскулова сәламләде. Укучылар Муса Жəлилнең тормыш юлы турында, аның «Моабит дəфтəре»ннəн шигырьлəрен сөйлəделəр.
Чарада йөзгә якын кеше катнашты, диелә хәбәрдә.