Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм фондында һәр ветеранга хезмәткәр беркетеләчәк
Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фонды коры формальлектән башка, бер тәрәзә принцибы буенча эшләргә, һәркемгә социаль хезмәткәр беркетелергә тиеш. Шул ук вакытта, әлеге фондны оештыру башка структуралар һәм хакимият органнарына йөкләнгән җаваплылыктан азат итми. Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлламасында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Дәүләт фондының эшчәнлеге ачык, ярдәм күрсәтү тәртибе исә гади, коры формальлек һәм бюрократиядән азат, бер тәрәзә принцибына корылырга тиеш. Һәлак булганнарның һәр гаиләсенә, һәр ветеранга аерым социаль хезмәткәр, координатор беркетергә кирәк», - диде Путин.
Фондның структуралары 2023 елда Россиянең барлык төбәкләрендә оештырылырга тиеш, дип искәртте ул.
«Шуны ассызыклап әйтәм: социаль фондны оештыру башка структуралар һәм хакимият органнарына йөкләнгән җаваплылыктан азат итми», - дип өстәде Путин.