«Солдат альбомы-2023» конкурсы җиңүчеләре билгеле
Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы оештырган «Солдат альбомы-2023» конкурсы тәмамланды. Быел ул 1-19 февраль көннәрендә узды.
Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады. «Солдат альбомы-2023» конкурсына барлыгы 235 эш килде, дип хәбәр итә конгресс.
Татарстаннан – Балык Бистәсе, Арча, Саба, Балтач, Актаныш, Әтнә, Питрәч, Сарман, Мамадыш, Чүпрәле, Азнакай, Буа районнары, Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләре, Россия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашия республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров, Омск, Төмән өлкәләре, шулай ук Пермь краенда яшәүче милләттәшләребез актив катнашты.
Жюри иң кызыклы 23 эшне сайлап алды. Җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Ә барлык катнашучыларга электрон почта аша сертификатлар җибәрелә.
Солдат альбомы-2023» конкурсында Рәхмәт хатына ия булучылар исемлеге:
«Солдатка хат» номинациясендә:
- Ралия Фәттахова (Балык Бистәсе районы)
- Инсаф Шәмсетдинов (Чүпрәле районы)
- Марат Хәсәнов (Ульяновск өлкәсе)
- Алинә Гарәфиева (Киров өлкәсе)
- Зиннур Сабиров (Әтнә районы)
- Айгөл Сафина (Актаныш районы)
- Илназ Шәйхетдинов (Самара өлкәсе)
- Илһамия Гаффарова (Түбән Кама шәһәре)
- Гөлфәния Җиһаншина (Башкортстан республикасы)
- Сачита Кучарова (Төмән өлкәсе)
- Зилә Зәйдуллина (Чувашия республикасы)
- Сөмбелә Ибраһимова (Саба районы)
- Гүзәл Хәбибуллина (Балык Бистәсе районы)
«Рәсем-открытка» номинациясендә:
- Алия Салахова (Чүпрәле районы)
- Исламия Гайнанова (Киров өлкәсе)
- Равилә Шакирҗанова (Бөгелмә шәһәре)
- Айсылу Вәлиева (Мамадыш районы)
- Ислам Илалов (Балык Бистәсе районы)
- Филсинә Хидиятуллина (Саба районы)
- Илүзә Бабшанова (Төмән өлкәсе)
- Илнур Юнысов (Самара өлкәсе)
- Алия Рәҗәпова (Ульяновск өлкәсе)
- Лимар Шакиров (Актаныш районы)