Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Бүген Ватанны саклаучылар көн уңаеннан Казанның Җиңү паркында Дан мемориалы колоннасы янындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
Тантанада «Казан» атом су асты көймәсе командиры Вячеслав Самойлов, «Татарстан Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Бородин, хәрби хәрәкәт ветераннары, яшьләр иҗтимагый оешмалары рәисләре, яшь армиячеләр катнашты. Бу хакта Рәсми Татарстан порталында хәбәр ителә.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина һәм башкалар бар иде.
Мәңгелек утка Татарстан Рәисе, Татарстан Хөкүмәте һәм Татарстан Дәүләт Советы исеменнән веноклар куйдылар.
Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, 23 февраль - ил өчен мөһим бәйрәм, ул көнне Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган хәрбиләр, илебез мәнфәгатьләрен яклаган кешеләр хөрмәтләп искә алына, көндәлек хезмәтләре белән Туган илнең чәчәк атуына өлеш керткән Россия халкын котлыйлар. Ул чарада катнашучыларның барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе теләде., диелә хәбәрдә.