Арчаның Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар
Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Арчаның Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Тантаналы чарага мәктәп укучылары, хәрби ветераннар килгән иде. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Бу хакта «Арча хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
«Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бүген безнең махсус хәрби операциядә шактый егетләребез катнаша. Алар яңа территорияләрнең тынычлыгын саклый. Егетләребез үз бурычларын намус белән үти. Кәефләре әйбәт. Барыгызга да күп сәлам, рәхмәт әйтеп калдылар. Барыгызга да тазалык, саулык телим. Матур итеп бергә-бергә эшләргә насыйп булсын», – диде район башлыгы һәм һәйкәлгә чәчәкләр салды.