Яшел Үзән районында юл һәлакәтендә «Жигули» йөртүчесе һәлак булган
Бүген Татарстанның Яшел Үзән районында фаҗига булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе бу хакта үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Йошкар-Ола - Яшел Үзән трассасының 102 нче чакрымында «Жигули» йөртүчесе югары тизлектә каршы якка чыккан һәм анда «Hyundai» машинасы белән бәрелешкән.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Безнең илдә эшләнгән җиңел машинаның йөртүчесе урында ук үлгән. Авариянең шартлары ачыклана.