Казанда өч катлы йортта янгын чыккан, тәрәзә аша ир-ат һәм хатын-кызны коткарганнар
Казанның Клара Цеткин урамындагы өч катлы йортның икенче катында янгын чыгуы турында хәбәр бүген 8.35 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Урында янгынның аш бүлмәсендә чыгуы ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр баскыч ярдәмендә алты кешене урамга алып чыккан. Өченче каттагы фатирдан тәрәзә аша ир-ат һәм хатын-кызны коткарганнар. Беркем дә зыян күрмәгән.
Янгынның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер аның сәбәпләрен ачыклыйлар.