Миңнеханов: Төзекләндерүгә бәйле вазгыять - хакимият башлыкларының җаваплылыгы
ТР Хөкүмәтендә узган традицион республика киңәшмәсендә (аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде) иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү схемаларын килештерү хакында фикер алыштылар. «ТР Шәһәрләрен үстерү институты» фонды башлыгы Наилә Зиннәтуллина бу өлкәдәге вазгыять турында cөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Докладчы билгеләп үткәнчә, районнарның күпчелеге килештерелгән графиклар нигезендә эшли. Схемаларның 40 проценттан артыгы 11 муниципалитет буенча системага кертелгән. Шул ук вакытта, өч муниципаль берәмлек әле дә булса төзекләндерү схемаларын килештерү процедурасына керешмәгән, нигездә, бу юл хезмәтләре белән бәйләнешкә кагыла. Артта калучылар исемлегендә – Чистай, Югары Ослан һәм Әгерҗе районнары.
Рөстәм Миңнеханов видеоконференция элемтәсе аша артта сөйрәлгән район вәкилләренә төзекләндерү схемаларын килештерү эшләренең ни өчен алып барылмавын аңлатырга кушты. Бу - «муниципаль район башлыкларының җаваплылык зонасы», дип искәртте ул.
2023 елда заманча шәһәр мохите булдыру программалары планы 68 объектны (шуның сигезе – кечкенә шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән проектлар) үз эченә ала, моңа барлыгы 2,94 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, дип искәртте ТР Шәһәрләрен үстерү институты башлыгы.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча Биектау, Югары Ослан, Лениногорск, Чирмешән һәм Питрәч районнарындагы вазгыять тәнкыйтькә дучар булды. Әлеге районнарда иҗтимагый киңлекләрне карап тоту сыйфаты 30 балл белән бәяләнә. Җәяүлеләр зонасы, балалар һәм спорт мәйданчыклары кардан чистартылмаган, җиһазлар һәм кече архитектура формаларын бозу фактлары теркәлгән.