Төркиянең үзәгендә 5,3 магнитудалы җир тетрәү булган
Төркиянең Аксарай провинциясендә 5,3 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы сейсмологларга сылтама белән хәбәр итә.
Төркиянең Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD) мәгълүматлары буенча, җир тетрәү үзәге Нигде провинциясендәге Бор шәһәре янында җиде чакрым тирәнлектә урнашкан.
Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге, үз чиратында, 4,9 магнитудалы җир тетрәү үзәге Аксарай шәһәреннән 40 чакрым ераклыкта ун чакрым тирәнлектә урнашуы хакында хәбәр итте.
Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми.
6 февральдә Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә 7,7 һәм 7,6 магнитудалы ике җир тетрәү теркәлде. Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган сүзләренчә, алар 1939 елдан бирле иң көчлесе булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 44 218 кеше һәлак булган, меңләгән йорт җимерелгән.
Җир асты селкенүләре Төркиянең ун провинциясендә һәм күрше илләрдә дә сизелгән. Алар арасында Сирия җитди зыян күргән – анда һәлак булучылар саны 1,4 меңнән артып киткән, 2,5 меңгә якын кеше яраланган.