Нәзарәт Татарстан солдатларына илтеп тапшыру өчен чираттагы гуманитар йөк җыя башлады
Татарстан мөселманнары исеменнән ике машинага төялгән гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче республика солдатларына илтеп кайтканнан соң, нәзарәт кабат ярдәм җыюны игълан итә. Ярдәм туплангач, аны якын арада мобилизацияләнгән солдатларга тапшыру ниятләнә.
Бу уңайдан Татарстанның төрле мөхтәсибәтләреннән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән азык-төлек һәм кирәк-яраклар килеп иреште.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөхтәсибәтләре хәзерге вакытта солдатларга хәләл ризык, кием һәм кирәк-яраклар сатып алу өчен акча җыюны дәвам итә. Акчага медикаментлар, эчке кием һәм оекбашлар, хәләл тушенка, казылык, гигиена әйберләре, портатив газ плитәләре һ.б. сатып алыначак. Әлеге акциягә теләге булган һәркем акчалата үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара.