Дөньяда коронавирустан вафат булучылар саны бер ай эчендә 66 процентка кимегән
Дөньяда коронавирус инфекциясен йоктыручылар һәм аннан вафат булучылар саны соңгы 28 көндә 77 һәм 66 процентка кимегән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына сылтама белән хәбәр итә.
«Дөньяда соңгы 28 көндә (30 гыйнвардан 26 февральгә кадәр) коронавирус инфекциясенең 4,8 миллионнан артык яңа очрагы теркәлде һәм 39 меңнән артык кеше вафат булды. Бу моннан алдагы 28 көн белән чагыштырганда 76 һәм 66 процентка азрак», - диелә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының атналык эпидемиологик сводкасында.
26 февральгә булган мәгълүматлар буенча, дөньяда коронавирус инфекциясенең 758 миллионнан артык очрагы теркәлгән, 6,8 миллион кеше вафат булган.
Февраль аенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус инфекциясен йоктыручылар һәм аннан вафат булучылар саны бер ай эчендә 92 һәм 47 процентка кимүе хакында хәбәр иткән иде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесус элегрәк белдергәнчә, Хөкүмәт карамагында булган алымнар коронавирус пандемиясен инде быел ул тәмамларга мөмкинлек бирергә тиеш.