Миңнеханов: Без Таҗикстанга вертолет, йөк машинасы һәм хәләл продукция җибәрергә әзер
Татарстан Таҗикстан белән хезмәттәшлекне үстерергә тели, шулай ук республиканың зур предприятиеләренең базарга чыгуын тәэмин итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» төбәкара хезмәттәшлеге буенча конференциядә чыгыш ясаганда белдерде.
Аның мәгълүматлары буенча, республикаларның товар әйләнеше 2022 елның тугыз аенда 57 процентка артып, 23 млн долларга җиткән, әмма күрсәткечләр элеккечә түбән кала. «Без сезнең ил базарында Татарстанның әйдәп баручы компанияләренең булуы белән кызыксынабыз. Бу йөк машиналары, вертолетлар, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы техникасы, көнкүреш химиясе товарлары, «хәләл» продукциясе һәм башкалар», - дип санап үтте Татарстан җитәкчесе.
Ул «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятен мисал итеп китерде, аның Дүшәнбедә дилеры бар. Ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек итә.
Ахырдан Татарстан Рәисе Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның тәкъдименә кушылды һәм Таҗикстан делегациясен «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» форумына чакырды.
«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы федераль статус алды. Бу безнең республика өчен югары дәрәҗәдә ышаныч һәм зур җаваплылык. Таҗикстан делегациясен күрергә шат булачакбыз», - диде ул.