Сочида татар КВН лигасы уеннары уза
2 мартта Сочиның «Сириус» белем бирү үзәге базасында «Әйдә ШаяРТ» Төбәкара татар КВН лигасы уеннары уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
27 февральдә Көньяк федераль округның татар яшьләр иҗтимагый оешмалары командалары татар КВН лигасына әзерлек эшләрен башлады. Ел саен округ уеннары вакытында командалар сайлап алынганнан соң, аларны финал уенына Казанга чакыралар. Уеннар ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан телеканалларында трансляцияләнә.
Әлеге проект «2023-2030 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә уңышлы гамәлгә ашырыла. Командаларны әзерләү белән Татарстанның иң яхшы КВНчылары шөгыльләнә, алар мастер-класслар һәм төрле лекцияләр үткәрә.