Түбән Камада яңа туган сабыйларга кушылган сирәк очрый торган исемнәр билгеле
Түбән Кама ЗАГС идарәсе февраль аенда туган балаларны теркәү буенча йомгак ясады. Узган айда 179 яңа туган бала теркәлгән: 107 малай һәм 72 кыз. Бу вакыт эчендә Түбән Камада 2 пар игезәк бала дөньяга килгән.
Өч гаиләдә бишенче бала туган, ә бер гаиләдә - җиденнче бала. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Малайлар арасында иң популяр исемнәр - Матвей, Кирилл, Александр, Аяз, кызлар арасында – Әминә, София, Амелия, Ксения.
Февраль яшь әти-әниләр балаларына Аврора, Дэя, Юнона, Аристарх кебек сирәк очрый торган исемнәр кушкан.