Казанда «Сандугач» Халыкара җыр бәйгесе җиңүчеләре билгеле
Узган ялларда җырчылар арасында «Сандугач» X Халыкара конкурсы узды. Чара Казан дәүләт мәдәният институты бинасында булды. Анда 600дән артык кеше катнашты.
Конкурсны 2014 елда Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева гамәлгә куйган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста «Идел» татар фольклор ансамбле III дәрәҗә лауреат булды. Ансамбль солистлары Юлия Горелова белән Лилия Ишкаева III дәрәҗә лауреат, Динара Дасаева II дәрәҗә дипломант, Ильмира Дасаева һәм Алинә Тинчурина I дәрәҗә дипломант булды.
«Идел» татар фольклор ансамблен һәм аның остазы Флюра Бариеваны котлыйбыз һәм уңышлар телибез, диелгән хәбәрдә.