Рөстәм Миңнеханов өч кешене «Дуслык» ордены, «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләде
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. Шундый карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Документ республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган.
Поминовка дәүләт бүләген «мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте» өчен бирделәр, диелә документта.
Моннан тыш, Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән «Зенит» волейбол клубы директоры Олег Брызгалов һәм «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы директоры Сергей Чернышовны бүләкләү турында да карар имзалады.