Татарстанга чираттагы циклон җылылык һәм җепшек кар алып киләчәк
Иртәгә, 4 мартта, Татарстан территориясендә һава торышын Төньяк Атлантикадан килә торган чираттагы циклон фронтлары билгеләячәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы була. Бөтен төбәктә, Казанны да кертеп, бераз кар, көндез урыны белән кар җепшек ява. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда төнлә һава температурасы -3..-8 градус (башкалада -4..-6 градус) тәшкил итә. Көндезге сәгатьләрдә -2..+1 градуска кадәр (Казанда -1..+1 градус) җылыта.
«Татар-информ» моңа кадәр хәбәр иткәнчә, метеорологларның якынча фаразы ял көннәреннән соң республикада яңа атна бераз явым-төшем белән башланачагын күрсәтә.