Казанда технология укытучыларының «XXI гасыр педагогы» дигән шәһәр укытучылар уены узды
2 мартта Казанда технология укытучылары өчен «XXI гасыр педагогы» шәһәр укытучылар уены узды. Ул Казан шәһәре Мәскәү районы «20 нче гимназия «Гармония»» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә үтте. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда яза.
Уенда шәһәрнең Вахитов, Идел Буе районнары командалары, Совет районы командасы, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары, Киров, Мәскәү районнары командалары ярышты.
Чара Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән узды. Киров һәм Мәскәү районнары командасы Гран-при яулады. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов катнашты, диелә хәбәрдә.