Менделеевскида һәлак булган хәрбиләрнең әниләренә 8 Март уңаеннан чәчәк тапшырдылар
Менделеевск шәһәренең Гассар исемендәге Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара булды. Чарада Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
«Сез, кадерле хатын-кызларыбыз, илебез, республикабыз һәм районыбызның төп байлыгы, чөнки хатын-кызлар балаларын чын ватанпәрвәрләр, үз Ватанының тугры сакчылары итеп тәрбияли», - дип белдерде ул.
Районда 403 күп балалы гаилә исәпләнә, аларда 1296 балигъ булмаган бала тәрбияләнә, шулай ук тәрбиягә бала алган 23 гаилә бар, аларда 32 бала үсә, 34 опекун гаиләсендә 41 бала тәрбияләнә
«Әлеге хатын-кызлар аерым рәхмәт сүзләренә лаек», - диде муниципалитет башлыгы.
Очрашуда Радмир Беляев сугышчан бурычын үтәгәндә улларын югалткан аналарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алар белән горурлануын әйтте.