Миңнеханов Казан авиация заводында дәүләт оборона заказын гамәлгә ашыру турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» гавәми акционерлык җәмгыяте филиалында «Оборона-сәнәгать комплексын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Җитештерү куәтләрен алга таба үстерү, дәүләт оборона заказын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды», – диелгән хәбәрдә.
Очрашуда Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе генераль директоры Юрий Слюсарь, «Туполев» гавәми акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге вәкилләре, «Технодинамика» акционерлык җәмгыяте вәкилләре, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Равил Зарипов һәм башкалар катнашты. Исегезгә төшерәбез, Миңнеханов 2021 елның сентябреннән «Туполев» гавәми акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе.