Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районында Аксакаллар советы оештырдылар
Ульяновск өлкәсенең Чардаклы мәдрәсәсендә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу булды. Бу турыда «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Катнашучыларны район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров белән өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафин сәламләде.
«Милләттәшләребез районның Аксакаллар советын булдыру турында карар кабул итте. Аның рәисе итеп милли хәрәкәт ветераны Җәмил Хакимов сайланды», диелә хәбәрдә.