Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы: Тел – милләтнең нигезе
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында И.Хасибовның «Тел – милләтнең нигезе» дигән язмасы чыкты.
Педагог һәм остаз елында Ульяновск өлкәсендә ана теле укытучылары профессиональ осталыгы конкурсының призлар фонды арттырылачак. Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышында әнә шул хакта игълан ителде. Әлеге утырыш ана теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы кысаларында узды.
Форумда катнашучыларны төбәгебез җитәкчесе Алексей Русских исеменнән Ульяновск өлкәсе Губернаторы урынбасары Александр Коробко сәламләде.
«Күп милләтле халкыбызның бердәмлеген саклап калу – безнең сәясәттә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Билгеләнгән максат һәм бурычларга ирешү өчен соңгы вакытта берничә мөһим карар кабул ителде. Мәсәлән, Президент Владимир Путин Россиядә традицион кыйммәтләрне ныгыту турында Указын имзалады. Рухи-әхлакый кыйммәтләр – Россия җәмгыятенең нигезе, алар Россиянең суверенитетын саклау һәм ныгыту, күп милләтле һәм күп конфессияле илебезнең бердәмлеген тәэмин итү, Россия халкын саклап калу һәм кеше потенциалын үстерү мөмкинлеге бирә. Ә ана телләре – безнең уртак кыйммәтебез, уртак казанышыбыз, алар Россиянең мәдәни, этник күп төрлелеген һәм чын байлыгын булдыра»,- дип белдерде Губернатор урынбасары Александр Коробко.
Хәзер инде традициягә кереп, ел саен уза торган ана теле укытучылары форумы туган телләрне һәм милли мәдәниятләрне популярлаштыру сферасында һөнәри осталык, тәҗрибә һәм белем бирү инновацияләре белән алмашу платформасына әйләнде. Быелгы утырышта рус, татар, чуваш һәм мордва телләрен укытуның заманча методикаларын үстерү мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде.
«Бүгенге форумның Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасы белән бер көнгә туры килүе символик мәгънәгә ия. Дәүләт башлыгы бу мәсьәләне һәрвакыт күз уңында тота. Ана телләрен саклап калып үстерү – ул халык күңеленең көзгесе, шуңа күрә бу сфера илебездә белем бирү сәясәтенең мөһим юнәлеше булып исәпләнә. РФ халыкларының 50дән артык теле буенча бик күп белем бирү программалары кабул ителде һәм методик комплектлар расланды. Әмма гаиләләр ярдәменнән башка гына ана телләрен саклап калуы һәм уку йортларында өйрәнүе мөмкин түгел. Шунлыктан, Илкүләм ата-аналар ассоциациясе әти-әниләрне әлеге сферага тарту мәсьәләсенә даими игътибар бирә. Сезнең регионда бу теманы популярлаштыру буенча берничә кызыклы методика бар, аларны илебезнең башка субъектларына да җиткерергә кирәк»,- дип сөйләде Илкүләм ата-аналар ассоциациясе җитәкчесе, Россия Федерациясе мәгърифәт министрлыгының коллегия әгъзасы Алексей Гусев.
Мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсе территориясендә 90 меңгә якын укучы (шул исәптән балалар бакчаларына йөрүче 8 мең сабый) мәктәптә аерым фән буларак һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында үзләре ана теле итеп санаган рус, татар, чуваш һәм эрзя телен һәм әдәбиятын өйрәнә.
«Педагогик эшчәнлектә ике теллелек һәм мәдәниятләр диалогы принципларын тормышка ашырып, иҗади эшләүче ана теле укытучыларына ярдәм итү, булышлык күрсәтү, укытучының ролен күтәрү максатында, Ульяновск өлкәсе территориясендә «Иң яхшы ана теле укытучысы», «Иң яхшы ана теле кабинеты» дип аталган региональ конкурслар үткәрелә. Быел Губернатор йөкләмәсе нигезендә, һөнәри осталык конкурсының призлар фондын һәр номинациядә 100 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителде»,- диде мәгърифәт һәм тәрбия министры Наталья Семенова.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Халиков республика җитәкчелегенең Россия төбәкләрендәге мәктәпләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә зур игътибар итүе, ел саен күп итеп татарча дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары, китаплар бүлеп бирелүе, укытучылар өчен курслар оештырылуы, ана теле буенча олимпиада, конкурслар уздырылуы турында җиткерде.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ата-аналарның балаларын татар түгәрәкләренә йөртергә теләмәүләре, тел язмышына битараф булулары турында борчылып сөйләде. Мәктәп директорлары, укытучылар әти-әниләр һәм балалар арасында туган телне өйрәнү кирәклеге турында аңлату эше алып барсыннар иде, диде ул. Өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин мәгариф органнары белән хезмәттәшлек итеп, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Форумның ахырында мәгариф үсешенә, милли мәдәниятләр һәм традицияләрне саклап калуга зур өлеш кертүче педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Ульяновск шәһәренең 242 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфия Бдиева өлкә Губернаторының Рәхмәт хатына лаек булды. 60 нчы мәктәп укытучысы Рәзинә Мударисова, 21 нче мәктәптән Венера Муртазина, Карсун районы Нугай иле авылыннан тәрбияче Алсу Камалетдинова Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе укытучылары Нәсиха Ягудина һәм Сания Рафикова Ульяновск өлкәсе мәгариф үсеше институтының Рәхмәт хатына лаек табылды.