Путин махсус операциядә һәлак булган ефрейтор Хәерҗановның әнисен 8 Март белән котлады
Россия Президенты Владимир Путин Гөлборшон Хәерҗанованы Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте. Аның улы – ефрейтор Азамат Хәерҗанов – узган ел махсус хәрби операциядә һәлак булган.
«Хөрмәтле Гөлборшон Айдархан кызы! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга, сәламәтлек теләргә рөхсәт итегез», - диелә телеграммада.
Президент Гөлборшон Хәерҗанованың 40 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлавын искәртте. Туган авылы – Старинкада (Омск өлкәсе) аны зирәклеге, ярдәмчел, кешеләргә карата игътибарлы булуы, кайгыртучанлыгы өчен хөрмәт итәләр.
«Улыгызны – Азамат Морат улы Хәерҗановны чын ир-ат һәм ватанпәрвәр итеп тәрбияләгәнсез. Ватан өчен авыр вакытта, махсус хәрби операция барышында ул батырларча эш итте, ныклык һәм хәрби бурычына тугрылык күрсәтте», - диде дәүләт башлыгы.
29 яшьлек Азамат Хәерҗанов 2022 елның маенда һәлак булган. Дошман аның ротасына һөҗүм иткәч, Хәерҗанов иптәшләренең китүенә булыша, ике танкны юк итә, әмма бик каты яралана. Үзе үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.