Татарстан инспекторлары йөртүчеләрне бозлавык һәм көчле җил вакытында сак булырга өнди
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе Татарстан йөртүчеләренә начар һава шартларында иминлек кагыйдәләре турында искәртте. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналында хәбәр итә.
Иртәгә республика территориясендә секундына 22 метрга кадәр җил фаразлана, юлларда көчле бозлавык булырга мөмкин.
Дәүләт автоинспекциясе юлларда куркыныч маневрлар ясамаска, һава шартларына туры килә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә чакыра.
Җәяүлеләргә киемнәренә яктылык кайтаргыч билгеләр куярга киңәш ителә. Алар ярдәмендә йөртүчеләр җәяүлене иртәрәк күреп алачак.