Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Россия буйлап турын Казанда башлый
Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле Татарстан башкаласында уникаль «Хәзинә» программасын тәкъдим итәчәк. Концерт Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында 14 мартта узачак. Бу хакта «Башинформ»га Уфа хакимиятенең мәдәният һәм сәнгать идарәсендә хәбәр итәләр.
Концерт программасында «Чатыр янында», «Йыуаса», «Салаватка дан!», «Кул эшләре остасы биюе», «Солтанаков», «Бердәм гаиләдә» дип атала торган башкорт вокаль-хореографик композицияләр, «Өлгер» татар вокаль-хореографик композициясе, «Силифке» төрек биюе, «Хава нагила» яһүд композициясе, курай һәм кыл-кубызның мавыктыргыч көйләре, шулай ук дөнья халыкларының башка җырлары һәм биюләре тәкъдим ителәчәк.
«Хәзинә»нең концерт-театральләштерелгән тамашасы Оренбург, Чиләбе, Курган, Екатеринбург, Пермь, Казан шәһәрләрендә, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округларында була.