Әтнә театры Мәскәүдә үз спектакльләрен тәкъдим итәргә җыена
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры агымдагы елның 20-21 март көннәрендә Мәскәү тамашачысына үзенең спектакльләрен тәкъдим итә.
Башка еллардан аермалы буларак, быел коллектив биредә театр тамашачысына Хәй Вахитнең «Беренче мәхәббәт» һәм Аяз Гыйлаҗевнең «Кар астында кайнар чишмә» спектакльләрен тәкъдим итә. Бу хакта «Әтнә таңы» хәбәр итә.
Театр коллективы спектакльләрен Зуев исемендәге мәдәният сараенда уйнаячак.