Татарстан яшьләр эшләре министрының ике яңа урынбасары билгеләнде
Татарстан яшьләр эшләре министрның ике яңа урынбасары – Денис Лулаков һәм Айгөл Сабирова билгеләнде. Денис Лулаков моңа кадәр Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасында булган, ә Айгөл Сабирова Татарстан Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире урынбасары булып эшләгән Министрның беренче урынбасары итеп Софья Мостафина билгеләнде. Бу хактагы карар Татарстан Министрлар Кабинетында имзаланды.
«Без яшьләр белән адреслы эш алып баручы кадрларга зур игътибар бирәбез. Белгечләр командасы яшьләрнең сорауларына җавап бирү, аларга төрле һәм тигез мөмкинлекләр тәкъдим итү өчен эшли. Яңа урынбасарлар безнең өчен яңа кешеләр түгел. Алар элек биләгән вазифаларда, шул исәптән, безнең проектларны җитәкләгән һәм яшьләр белән эшләгән. Хезмәттәшләр җитди профессиональ тәҗрибәгә, булачак юнәлешләр экспертизасына ия. Төгәл нәтиҗәләргә юнәлдерелгән тырыш хезмәт телибез», - дип шәрехләде яңа билгеләнешне «Татар-информ»га Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Денис Лулаков финанс-хуҗалык эшчәнлеген, яшьләр сәясәте объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программаларын, балалар лагерьларында балаларның һәм яшьләрнең ялын координацияләү, яшьләр эшләре буенча район бүлекләре белән эшләүне, яшь гаиләләр өчен дәүләт һәм торак программаларын үстерү һәм гамәлгә ашыруны алып барачак.
Айгөл Сабирова социаль блокта эшләячәк. Аның вазифасына яшьләр оешмалары белән эшләү, яшь буында гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү мәсьәләләре һәм волонтерлык эше керәчәк.
Беренче урынбасар Софья Мостафина булды. Ул моңа кадәр стратегик үсеш, яшьләр проектларына һәм инициативаларына ярдәм итү, мәгълүмати-аналитик эш, мәдәниятара һәм халыкара коммуникация һәм цифрлаштыру бүлеге эшен оештыру өчен җаваплы иде. Хәзер ул яшьләр арасында профилактик эш, инклюзия мәсьәләләре, шулай ук Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән координацияләү һәм үзара хезмәттәшлек белән шөгыльләнәчәк.