Прокуратура Чаллыда бер хатын-кызга түбәдән боз сөңгесе төшүгә бәйле мәгълүматны тикшерә
Кичә социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Чаллыда бер хатын-кызга кибет түбәсеннән боз сөңгесе төшүе турында мәгълүмат чыкты.
Пост авторы сүзләренчә, әлеге хәл Автокаланың 26нчы комплексында булган. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.
Хәзер Чаллы прокуратурасы әлеге мәгълүматны тикшерә.
«Күзәтү чаралары мәгълүматлары буенча бина хуҗасының һәм контрольлек итүче ведомстволарның җаваплылыгы турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк», - дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.