Лениногорскида авыл мөслимәләре арасында викторина булды
Лениногорскида «Ихлас» мәчетендә авыллардан килгән мөслимәләр арасында викторина узды. Аны шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрат Раупов нәсихәт белән башлап җибәрде. Ләйлә ханым Гыймранова уннан артык авыл мөслимәләре вәкилләре өчен бәйгене әзерләп алып барды.
Мөслимәләр ислам дине нигезләре буенча төрле сорауларга җавап бирде, кроссворд чиште, тест үтте. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Куакбаш, Урдалы, Зәй-Каратай һәм Шөгер авылларыннан килгән апалар, хатын-кызлар уку елында актив катнашканнары өчен аерым зур бүләкләргә лаек булды.
Викторинага килгән мөслимәләр намазлык һәм зәм-зәм суы белән бүләкләнде.Викторинадан соң бергәләшеп чәй табыны янында дога кылдылар.