Сәнәгать министрлыгы Россиягә пластик савыт-саба кертүне туктатырга тәкъдим итәчәк
Россия үз территориясенә бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба кертүне тыярга мөмкин. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шундый тәкъдим белән Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә ниятли, дип хәбәр итә «Известия».
Сәүдә ведомтствосы контейнерларны, мамыклы таякчыкларны, стаканнарны һәм башка пластик товарларны – барлыгы 28 позицияне – биочери торган аналогларга алыштырырга тәкъдим итә. Моннан тыш, министрлыкта фаразлауларынча, пластикны пыяла, кәгазь һәм агачтан эшләнгән әйберләр алыштыра ала.
Импорттан тыш, чикләү Россия эчендә пластик товарлар ясауга һәм аларның әйләнешенә дә кагылырга мөмкин.