Медведев хакимиятне тәнкыйтьләүче артистларны гаепләмәвен әйтте
Ил хакимиятен тәнкыйтьләргә мөмкин һәм кирәк. Бу хакта Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев журналистларның кайбер артистларның фикерләре турындагы сорауларына шулай дип җавап бирде.
«Мин гади кагыйдәдән чыгып әйтәм - хакимиятне тәнкыйтьләргә мөмкин һәм кирәк. Телисезме? Рәхим итегез. Үз иле өчен сугышкан солдатны тәнкыйтьләргә ярамый. Бу амораль, ә хәзер бу закон буенча җинаять санала», - диде ул.
Медведев фикеренчә, бу чикне күрү мөһим, әлеге сүзләр эмоцияләнеп әйтелгәнме яки кешенең илгә каршы, РФ Кораллы көчләрен дискредитацияләү буенча актив эшчәнлекне үстерүе күзәтеләме. «Моны берәүдән дә кабул итеп булмый - хәтта бик җитди һәм лаеклы кешеләрдән дә. Музыкада, кинематографиядә, театр сәнгатендәме мөһим түгел - теләсә кайда», - дип өстәде ул.
Искәртик, 18 мартта Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучыларны, шул исәптән үз теләге белән китүчеләрне дә кертеп, дискредитацияләү өчен җаваплылык турындагы закон кабул итте.