Яшел Үзән районында коткаручылар боз астына төшеп киткән этне судан чыгарган
Яшел Үзән районында коткаручылар боз астына төшеп киткән эткә булышкан. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Яшел Үзән районы администрациясе матбугат хезмәте
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Идел култыгында, «Атлашкино» ял базасы янында бер этнең боз астына төшеп китүе һәм аннан чыга алмавы хакында хәбәр килгән. Шул тирәдән үтеп барган ир-ат, эт өргән тавышны ишетеп, коткаручылар чакырткан.
Урынга килгән Казанның эзләү-коткару отряды һәм Яшел Үзәннең суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре этне салкын судан чыгарган. Аны, җылынырга ярдәм итсен һәм ашатсын өчен, коткаручыларны чакырткан ир-атка тапшырганнар.