Азнакай шәһәре тәрбиячесе Татарстанның иң яхшы педагоглары исемлегенә керде
Азнакай шәһәре тәрбиячесе Татарстанның иң яхшы педагоглары исемлегенә керде. Казанда «Ел тәрбиячесе – 2023» һөнәри осталык бәйгесенең республика этабы узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
«Азнакай шәһәренең 21нче «Сандугач» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Фазлыева мастер-класс һәм балалар белән ачык дәрес күрсәтеп, район данын лаеклы яклады. Ул Татарстанның иң яхшы 20 мәктәпкәчә белем бирү педагогы исемлегенә керде», - ди мәгариф идарәсе методисты Эльвира Сәитова.