Композитор Миләүшә Хәйруллинага «Тантана» премиясе тапшырылды
«Тантана» театр премиясенең «Сезон дәвамында ирешкән уңышлары өчен» номинациясендә композитор Миләүшә Хәйруллина бүләкләнде.
Лауреатны «Татнефть» хәйрия фонды рәисе Ренат Мамин игълан итте.
Миләүшә Хәйруллинага премия «Кави-Сәрвәр» операсы өчен тапшырылды. «Бәйрәм белән, кадерле дусларым. Безнең спектакль дөнья күрде һәм таныды. Шуңа күрә мин бу сәхнәдә басып торам», – диде Миләүшә Хәйруллина.
Ренат Мамин Әлмәт театрына махсус приз тапшырды. Призны Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева кабул итеп алды.
- «Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.