КФУ профессоры Казанда карның кайчан эреп бетәчәген әйтте
Аномаль җылылык һәм Атлантикадан килгән циклоннар тәэсире аркасында бу язда Татарстан башкаласында кар гадәттәгедән ун көнгә иртәрәк эриячәк. Бу хакта» Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта Казанда һава температурасы климат нормасыннан 7-8 градуска югарырак. Җылы һава торышы шәһәрдәге карның актив рәвештә эрүенә ярдәм итә. Кар катламы гадәттә 9-11 апрельгә эреп бетә. Быел бу ун көнгә иртәрәк булачак», - дип аңлатты ул.