«Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» бәйгесе игълан ителде
2023 елның 1 апреленннән 18 маена кадәр Бөтендөнья татар конгрессы «Интегральләштерелгән татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе уздыра.
Бәйге Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына һәм Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән дастаннар елына багышлана, диелә Конгресс сайтындагы хәбәрдә.
Бәйгенең төп максатлары: укытучыларның иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, мәгарифтә компетентлы якын килү принципларын тормышка ашыру, дәресләрне оештыру һәм үткәрүнең инновацион методикаларын булдыруда педагогларның активлыгын стимуллаштыру.
Анда укытучылар һәм тәрбиячеләр катнаша ала. Катнашу бушлай. Җиңүчеләр һәм лауреатлар Конгресс дипломнары һәм акчалата призлар белән бүләкләнә. Җиңүчеләр исемлегенә кермәгән конкурсантларга катнашучы сертификаты тапшырыла.
Гаризалар һәм бәйге материалларына сылтамалар агымдагы елның 16 апреленә кадәр magarif.komitet@gmail.com электрон адресына кабул ителә, диелә хәбәрдә.