Түбән Камада Volkswagen фура белән бәрелешкән, җиңел машинаның йөртүчесе һәлак булган
Бүген Түбән Камада кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.
Volkswagen автомобиле Scania фурасы белән бәрелешкән, шуннан соң җиңел машина тимер коймага килеп сыланган.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.