Әлмәт районында язгы чәчү вакытыннан алда башланырга мөмкин
Әлмәт районында язгы чәчү 15 апрельдә үк башланырга мөмкин. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.
«Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә актив әзерләнә. Бездә техниканың 98 проценты ремонтланган. Бүгенге көндә техника әзерлеге буенча эш алып барыла. Быел яз иртә булыр дип көтелә һәм безнең басуларда язгы кыр эшләре 15 апрельдә үк башланыр дип уйлыйм», – диде район башлыгы Тимур Нагуманов.