Камчаткада 5,7 магнитудалы җир тетрәү булган
Камчаткада 5,7 магнитудалы җир тетрәү булды, дип Россия Фәннәр академиясенең Камчатка геофизика хезмәте филиалында хәбәр иттеләр. Бу хакта РИа Новости яза.
«Бер-бер артлы ике көчле этәргеч сизелде. Стеналар селкенгәндә, без кафеда идек. Бинаның пыялалары ватылды. Мин Камчаткада беренче тапкыр җир тетрәүдән соң кешеләрнең бинадан качуын күрдем. Кайберәүләр кычкыра иде», – дип сөйләгән РИА Новостига шаһитлар.
Галимнәрнең беренчел мәгълүматлары буенча, Петропавловск-Камчаткада тетрәү интенсивлыгы 6 балл тәшкил итә.