Ульяновск өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә «Рамазан кубогы» булды
1 апрельдә Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләренә «Рамазан Кубогы» узды.
Чара «Борец» көрәш клубында оештырылды. Турнирны сәламләү сүзе белән һәм дога белән Димитровград Җәмигъ мәчете Имам-хатыйбы Ильяс Мөхетдинов ачып җибәрде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов сәламләде, дип хәбәр итте конгрессның матбугат хезмәте.
Ул Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, БТК Башкарма комитеты житәкчесе Данис Шакиров исеменнән катнашучыларга, тамашачыларга котлаулар җиткерде.
Биредә Димитровград спортчылары бокс, грэпплинг, тай бокс һәм каратэ осталыкларын күрсәтте.
Ярышлар Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Борец» спорт клубы белән берлектә оештырылды. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле кубоклар һәм медальләр белән бүләкләндер. Турнирда 6 яшьтән 13 яшькә кадәрге 50 дән артык бала катнашты. Тамашачыларның саны күп булуы да аерым зур игътибарга лаек, диелә хәбәрдә.