Яшьләр «Чикләвек» интеллектуаль уенында Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты турында белде
![Яшьләр «Чикләвек» интеллектуаль уенында Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты турында белде](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/4/3/b427010b011abbaa660ca73c2ef992f1.jpg)
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә яшьләр ифтары, шулай ук Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган «Чикләвек» интеллектуаль уены узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар мәдәнияте үзәге урнашкан тарихи бинаның зур залында 160тан артык кунак җыелды. Уенда күпчелеген студентлар – Мәскәүнең төрле югары уку йортларындагы татар якташлыгы вәкилләре тәшкил иткән командалар катнашты.
Чарада катнашучылар әлеге татар мәгърифәтчесенең иҗаты бүгенге татар яшьләренә яхшы таныш булуын күрсәтте.
Уен татар телендә узды һәм моңа сөенми мөмкин түгел, чөнки яшьләр туган телендә аралаша икән, бу телнең исән һәм аның киләчәге бар икәнлеген раслый.
Чараны Яшьләр советы оештырды.