Казан Лисичанскига быел өченче тапкыр 95,8 тонна гуманитар ярдәм җибәрде
Фото: © Казан мэриясе матбугат хезмәте
Казаннан Лисичанскига бу елда өченче тапкыр гуманитар йөк партиясе китте. Биш фурага 95,8 тонна азык-төлек, кием-салым, көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары һәм башка кирәкле әйберләр төяделәр. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Горький шоссесындагы үзәк складтан гуманитар ярдәм җибәрүне башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров контрольдә тотты. Ул гуманитар ярдәм җыюдан читтә калмаган казанлыларга һәм шәһәр оешмаларына рәхмәт белдерде.
Гафаров билгеләп үткәнчә, барлыгы 61,1 тонна азык-төлек товары (ит консервлары, ярма, дөге, макарон, карабодай, тары ярмасы һәм май), 21,5 тонна төзелеш материаллары (20 тоннасы түбә эшләре өчен 800 шифер) җыелган. Калган 13,2 тоннасы - кием-салым, торба, көнкүреш химиясе, бензин җылыткычы, мотопомпа, бензогенератор, эретеп ябыштыру аппараты, кан агызу җайланмасы.