Казанда 2020 елгы температура рекорды куелды
Инде икенче көн рәттән Казан яңа температура рекордлары куя. Бу юлы 2020 елгы максималь рекорд куелды – ул көнне 5 апрельдә температура +16 градуска җиткән. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген исә ТР башкаласында термометрның терекөмеш баганасы әлеге күрсәткечне узып китте – шәһәрдә максималь температура +18 градуска җитте. Шул ук вакытта, «Казан-Сокол» станциясендә +17,8, «Казан-Аэропорт» станциясендә +17,4 градус теркәлгән.
Искәртеп узабыз, кичә Казанда моннан 72 ел элеккеге рекорд куелды. Көндез һава температурасы +16,7 градуска кадәр күтәрелде.