Татарстан энергетиклары Әфганстандагы эшчәнлекнең бизнес-планнары хакында фикер алышты
Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә министры Нуриддин Азизи һәм эшкуарлар консорциумында катнашучылар видеоконференциясендә Әфганстандагы инфраструктура проектлары хакында фикер алыштылар. Чарада Пакистан, Иран һәм Россиянең бизнес-бергәлекләре һәм профиль министрлыклары вәкилләре катнашты. Россияне Татарстанның «КЭР-холдинг» энергетика компаниясе һәм Россия мөселманнары Хәйрия патриотик фондының Казан бүлеге тәкъдим итте.
«Һәр компания башкарылган эш нәтиҗәләре турында хисап тотты. Татарстанның энергетика компаниясе җитәкчелеге үз хисабында Әфганстандагы иң мөһим проектларның берсе булган ташкүмер электр станциясе төзелешен проектлауның графиктан алда баруын билгеләп үтте», - диде «Татар-информ» агентлыгы журналистына Россия мөселманнары Хәйрия патриотик фондының Казан бүлеге (аның вәкиллеге Кабулда эшли) генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
Әфганстан сәнәгать һәм сәүдә министры әңгәмә вакытында билгеләп үткәнчә, закон буенча бары тик консорциумда катнашучыларның гына җирле шахталардан файдаланырга хакы бар. Мондый документ алу өчен, Әфганстанның социаль әһәмияткә ия инфраструктура проектларына инвестицияләр кертергә кирәк.
Искәртеп узабыз, Татарстан һәм Әфганстан 2023 елның февралендә инфраструктура проектларын үстерү турындагы килешүне имзалады. Аның бәясе 1 миллиард доллар тирәсе тәшкил итә.